Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Балаңның күзеңә карап ярдәм соравыннан да авыррак нәрсә юк икән"

"Балаңның күзеңә карап ярдәм соравыннан да авыррак нәрсә юк икән, - ди Казанда яшәүче 5 яшьлек Әмирнең әтисе Эльбрус. - Улыбыз бик тә көтеп алган балабыз. Хатыным да авырга узуын белүгә, үз-үзен карады. Табигый ризыклар белән генә тукланды. Һәрдаим табибларга күренеп торды. Алар нинди анализ бирергә кушса - шуны тапшырдык....

"Балаңның күзеңә карап ярдәм соравыннан да авыррак нәрсә юк икән, - ди Казанда яшәүче 5 яшьлек Әмирнең әтисе Эльбрус. - Улыбыз бик тә көтеп алган балабыз. Хатыным да авырга узуын белүгә, үз-үзен карады. Табигый ризыклар белән генә тукланды. Һәрдаим табибларга күренеп торды. Алар нинди анализ бирергә кушса - шуны тапшырдык. Түләүлесенә дә каршы килмәдек. Балабыз исән-сау тусын, сау-сәламәт булсын өчен акчабызны да, вакытыбызны да кызганмадык".

Лилиянең бала табар вакыты җиткәч, ир белән хатын хаста­ханәгә бергә баралар.
- Лилиянең суы китә башлады. Без бу хакта табибларга да әйттек. Тик алар бераз көтәргә куштылар. Лилиянең көчле тулгаклары узды. Шуннан соң гына бала табу урындыгына яткырдылар. Ул вакытта хатыным бө­тенләй хәлсезләнеп беткән иде инде. Лилия ике сәгатьләп тилмерде. Инде таба гына дигәндә, бала кысылып калды, - дип искә ала Эльбрус.
Ир табиблардан кесарев кисүе ясауларын үтенә. Тик алар, сезнең күрсәткечләрегез әйбәт, үзе дә таба ала, дип җавап бирә. Шулай итеп, кечкенә Әмир дөньяга килә. Бу вакытка ул зәңгәрләнеп беткән була.
- Табиблар аны, үлде, дип үлчәргә алып китте. Тик шулвакыт, йөрәгенең типкәнен ишетеп, ясалма сулыш алдыра торган аппаратка тоташтырдылар, - ди Эльбрус.
Бергә бала табуның авырлыкларын кичергән әти-әни авыру баланы тәрбияләүдән дә курыкмый. Алар улларын нинди генә табибка күрсәтеп карамыйлар.
- ДЦП диагнозлы булса да, ул башка авыру балалардан аерылып тора. Аның туганда алган җәрәхәтләр аркасында шулай булуы сизелеп үк тора. Баш миенә зыян килгән. Шуның аркасында умырткалыклары кәк­рәя, аяклары эчкә карап үсә башлады. Баштарак бик көчле өянәк­ләре дә була иде. Хәтта сабый­ның 24 сәгать буе тил­мергәне булды. Андый вакытларда баланы күтәреп йөри идем. Аның гәүдәсе җыерыл­ганнан кулыма авырлык төшә. Ә менә бала түзгән бит! Шуннан соң аны табибларга күрсәтеп, дару алдык. Аллага шөкер, хәзер улымның өянәк­ләре бетте, - ди әтисе.
Әмир белән әтисе гел шө­гыль­­ләнә икән. Махсус физик күнегүләр ясатам, ди. Элегрәк башын гел артка җибәреп торган малай, хәзер инде бераз булса да уңайланып киткән.
- Әлегә аякларының кәк­рәеп баруына бик борчылабыз. Бер­дәнбер карап торган балабыз бит ул. Татарстан, Россия табиб­ларыннан җылы сүз ишет­мәгәч, чит ил клиникаларына язып карадык. Ә андагы табиблар: "Биш ел буе ниш­ләдегез? Мондый диагнозлы баланы аякка бастырырга була бит", - диделәр. Вакыт узса да, ярдәм итеп булачагына ышандыралар. Шулай итеп, операция ясатыр өчен чит илгә барырга булдык. Моның өчен бер миллион сумнан артык акча кирәк. Беразын җыйдык та инде. Элек бергә эшләгән дусларым ярдәм итеп тора иде. Алар эштән киткәч, булышыр кешем калмады. Бар тапкан акчабызны, улыбызның сәла­мәт­леген яхшыртыр өчен, җыеп барабыз. Әмма чит ке­шеләр ярдә­меннән башка булмый бит. Шуңа күрә газета укучыларга да мөрә­җәгать итәргә булдым, - ди Эльбрус.
Булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап счеты:
СБЕРБАНК КАРТАСЫ:
Получатель: ЗИННАТУЛЛИН ЭЛЬБРУС АЛЬНУРОВИЧ
Номер карты: 4276 8620 2082 3292
Сбербанк ОнЛ@йн https://online.sberbank.ru/CSAFront/index.do
Полные реквизиты карты VISA Electron
Получатель: Зиннатуллин Эльбрус Альнурович
Сбербанк России ОАО Отделение "Банк Татарстан" № 8610
д/о № 8610/020, г. Казань. Адрес:
г. Казань, ул. Петербургская, 28
Счет: 40817810862120579978 (лицевой счет вкладчика)
Банк получателя:
ОСБ"Банк ТАТАРСТАН" №8610
г. Казань
Кор/сч30101 810 600 000 000 603
БИК: 049205603
КПП: 165502002
ИНН: 7707083893
ОКПО 02821923
ОГРН: 1027700132195

Ватаным Татарстан
№ --- | 02.12.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев