Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балачакка алып кайтты

Быел Марат Хисмәтовның "Хезмәт даны" газетасының беренче санында чыккан Янил базары турындагы язмасын укыгач, күңелләр әллә нишләп китте. Минем генә түгел, күпләрнең хәтерендә истәлекләре яңаргандыр. Мин дә әни белән күрше Гайшәбикә апага ияреп, иң беренче тапкыр базарга барганымны яхшы хәтерлим. Әни чормадан бик матур, уенчык кебек кечкенә чабаталар алып төшеп,...

Быел Марат Хисмәтовның "Хезмәт даны" газетасының беренче санында чыккан Янил базары турындагы язмасын укыгач, күңелләр әллә нишләп китте. Минем генә түгел, күпләрнең хәтерендә истәлекләре яңаргандыр. Мин дә әни белән күрше Гайшәбикә апага ияреп, иң беренче тапкыр базарга барганымны яхшы хәтерлим. Әни чормадан бик матур, уенчык кебек кечкенә чабаталар алып төшеп, ап-ак йон оекбаш белән кидертте. Бу вакытта миңа 7-8 яшьләр тирәсе генә булгандыр. Минем чебиләп беткән аягыма кигән беренче аяк киемем иде бу.

Янил базарына төрле авыллардан халык агыла. Җәяүлеләргә авыл уртасындагы инеш аша бик озын һәм биек асылмалы күпердән, ә атлыларга су ерып чыгасы, минем ише бала-чагаларга бигрәк тә хозур күренеш иде бу. Халык ни генә сатмый, заманына күрә барлык кирәк-ярак та бар иде биредә. Әни миңа бик матур ситса күлмәклек, путалы кофта алып, кесәсенә чикләвек салды. Өйдәге кечкенә сеңел-энекәшләргә, апаларга да күчтәнәчләр алды.

Икенче юлы әтигә ияреп, атка утырып бардым. Ул мал врачы булгач, маллар тирәсендә, ә мин базар эчендәге манзарага хозурланып йөрим. Әти ялтырап торган галош алып бирде. Күн курткамның кесәсенә базар күчтәнәче итеп өләшергә чикләвек тутырды. Базар эче гөжләп тора, берәүләр гармунда сыздыра. Әти дә уйнатып карады. Бик матур уйный иде мәрхүм, абый-энеләрем дә өйрәнделәр. Кая китте гармуннар, элек кибетләрдә ниндие генә юк иде?! Василий дәдәй кибетеннән патефонга пластинка алдык. Әти җырга, музыкага бик хирыс булды. Күрше-тирәнең безгә кич утырырга, патефон тыңларга җыелганнарын һич онытырлык түгел. Патефон тоткасын әйләндереп, энәсен алыштырып, кулларым арып бетсә дә, сиздерми идем, чөнки миңа бик ошый иде бу кичләр.

Балачакка һәм яшьлеккә алып кайтканы өчен рәхмәт Маратка. Элек күргән авыр тормыш инде артта калды, яшьлек белән сизелми дә үтеп киткән. Хәзерге көнебезгә шөкер итәрлек, ни теләсәк бар да бар. Элек итек басып, шәл бәйләп сатулар да качып кына эшләнә иде. Бер-беребезнең киемнәрен киеп үстек, хәзерге балаларга кидертеп кара искене! Бер яктан караганда, бу халыкның җитеш тормышта яшәвен күрсәтә, икенче яктан, әйбернең кадере юк. Намаз укыган, мәчеткә йөрергә теләгән кешеләргә дә юллар ачык. Элек дәрестә сумкасында ипи сыныгы булмаганнарга ипи ашатып, су эчертеп карыйлар иде, янәсе ураза тотмыймы. Һәр чорның уңай һәм тискәре вакытлары булган кебек моңа хәзер инде үпкәләп тә булмый. Бүгенге тыныч тормышыбызга куанып, сөенеп яшик. Телевизор карап, хәйран калырлык, дөньяда нинди генә хәлләр юк! Үлем, күз яше, хәрабәләрне күреп, йөрәкләр сыкрый. Бу бит чынбарлык, Алла сакласын!

Наҗия НӘҖМИЕВА-ЯКУПОВА, Олыяз авылы

фото: https://yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X