Айныткычларны кире кайтармакчылар
Эчкечелек төшенчәсе әле һаман сакланган хәзерге заманда совет чорындагы кебек айныткычларны кире кайтарырга кирәк. Эчкечеләрне мәҗбүри рәвештә хезмәт белән дәвалау да комачау итми. Бу - Россия халкы фикере. Күптән түгел "Левада" үзәге тарафыннан уздырылган сораштыруда респондентларның 80 проценты шундый фикер җиткергән. Сораштыруда катнашучыларның нибары 14 проценты гына әлеге фикергә каршы...
Эчкечелек төшенчәсе әле һаман сакланган хәзерге заманда совет чорындагы кебек айныткычларны кире кайтарырга кирәк. Эчкечеләрне мәҗбүри рәвештә хезмәт белән дәвалау да комачау итми. Бу - Россия халкы фикере. Күптән түгел "Левада" үзәге тарафыннан уздырылган сораштыруда респондентларның 80 проценты шундый фикер җиткергән.
Сораштыруда катнашучыларның нибары 14 проценты гына әлеге фикергә каршы чыккан. Дөрес, Россиядә кабат айныткычлар булдыру турында фикер беренче тапкыр гына яңгырамый. Узган елның мартында Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова да шундый тәкъдим белән чыккан иде. Тик бер шарт белән. Скворцова айныткычларны Сәламәтлек саклау министрлыгына катыштырмыйча гына, түләүле нигездә эшләтү яклы.
Советлар Союзы таркалганнан соң айныткычлар саны кими төшсә дә, ябылмаганнары 2011 елга кадәр эшләде. Шул вакыттан бирле исерекләрне айныту бурычы медицина оешмаларына йөкләнде. Казахстан, Белоруссия, Чехия һәм Польшада айныткычлар әле дә эшли. Канадада исә "Кызыл борын" дигән махсус хезмәт бар. Аның хезмәткәрләре билгеле бер суммага исерекне өенә кайтарып куя.
Сораштыру барышында белгечләр Россия халкының шул ук совет заманында гөрләп эшләгән эчкечеләрне хезмәт белән дәвалау профилакторийларын кире кайтару турында да фикерләрен белешкән. Нәтиҗәдә ил халкының 81 проценты әлеге гамәлне кирәк санавын белдергән. Респондентларның һәр унынчысы өздереп җавап бирә алмаган. Халыкның 9 проценты исә хезмәт белән дәвалау профилакторийларын кире кайтаруга кискен каршы булуын белдергән.
Ватаным Татарстан
№ 135 | 15.09.2015
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев