Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авылларга йөрүче автобусларны туктату халыкка зур кыенлык тудырачак

1 декабрьдән авылларга йөрүче маршрут автобусларын ябалар дип ишеткән идек. Хәзер моны 7 декабрьгә кадәр кичектергәннәр дип сөйләшәләр. Кукмара-Лельвиж автобусының да кичке рейслары бетәчәк икән. Безнең Купка авылы балалары кич белән шушы маршрутта Зур Сәрдек гимназиясенә бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек курсларына баралар. Шулай ук Аш-Буҗидан да мәктәпкә балалар күп йөри...

1 декабрьдән авылларга йөрүче маршрут автобусларын ябалар дип ишеткән идек. Хәзер моны 7 декабрьгә кадәр кичектергәннәр дип сөйләшәләр. Кукмара-Лельвиж автобусының да кичке рейслары бетәчәк икән. Безнең Купка авылы балалары кич белән шушы маршрутта Зур Сәрдек гимназиясенә бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек курсларына баралар. Шулай ук Аш-Буҗидан да мәктәпкә балалар күп йөри дип беләм. Безнең Купка, Аш-Буҗи, Янсыбы авылларыннан Кукмарага барып-кайтып эшләүчеләр дә күп, ә барлык кешеләрнең дә машинада йөрү мөмкинлеге юк. Автобусларны туктату халыкка зур кыенлык тудырачак.

Г. Яруллина

Редакциядән: Газета басмага әзерләнгән вакытта шундый ук сорау белән безгә Березняк авылыннан да хат килеп иреште. Әлеге мөрәҗәгатькә инвалидлар, пенсионерлар, Кукмарага эшкә йөрүче - барлыгы 49 кеше кул куйган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев