Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аналар бәйрәм итте

Аналар көне уңаеннан районыбызда күп төрле чаралар узды. Күңелләрне бигрәк тә нечкәртә, дулкынландыра торганы - район үзәгендәге "Татарстан" ресторанында үткәрелгән тантана булгандыр. Бирегә ятим балаларны тәрбиягә алган, туганнарының балаларын тәрбия кылучы әниләр, ата-ана назыннан мәхрүм булган оныкларын үстерүче әбиләр җыелган иде.


Бәйрәмчә киенгән, бераз дулкынланган бу мәрхәмәтле, гүзәл затларның йөзләреннән якты нур сирпелә иде сыман. Аларны тәбрикләргә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Р.Ратникова, район Башлыгы Р.Рәхмәтуллин, район Советы рәисе урынбасары Р.Каримуллина, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары С.Җамалиева, опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Н.Гаптелганиева, район Мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчән җырчылар килгән иде.
-Районыбыздагы 31 гаиләдә ятимнәр йортыннан алынган 50 бала тәрбияләнә, 43 гаилә туганнарының әти-әнисез калган балаларын үстерә. Миңа Зинфира һәм Рифкать Заһидуллиннар гаиләсендә булырга туры килде. Тәрбиягә алынган ике сабый өчен аларның искиткеч шартлар тудыруына, үз балаларына эне-сеңел итеп үстерүләренә таң каласың. Без сезнең һәрберегезгә, хөрмәтле әниләр, яшәү һәм эшләү, балаларыгызны аякка бастыру өчен көчтән килгәнчә барысын да эшләргә тырышырбыз, - диде Рауил Шәйдәүләт улы үзенең чыгышында.
Римма Атлас кызы аналарны ТР Дәүләт Советы депутатлары исеменнән һәм шәхсән үзе әни буларак котлады.
-Үксез баланы үстерү - зур җаваплылык һәм авыр йөкләмә алу дигән сүз. Алар бик үк сәламәт тә булмыйлар, тиешле тәрбия алмаган булулары да сер түгел. Сезнең алда бу балаларны тормышта югалып калмаслык, лаеклы кешеләр итеп үстерү бурычы тора. Без күптән түгел Дәүләт Советында өч балалары булган (үзләренеке яки тәрбиягә алынган булуга карамастан) гаиләләргә бушлай җир участоклары бирү турында закон кабул иттек. Мондый карарлар алга таба да булачак, - дип, һәркемгә бәхет, уңышлар теләде.
Җылы сүзләр, матур теләкләр күп әйтелде ул көнне. Аналарның бөеклегенә мәдхия булып, моңлы, тирән мәгънәле җыр-шигырьләр яңгырады.
Бәйрәмгә җыелган әни-әбиләр арасында да рәхмәт сүзләр белән чыгыш ясаучылар булды.
-Нинди генә гозер белән мөрәҗәгать итсәм дә, ярдәм итәргә әзер торалар, -диде кызының баласын үстерүче Люция ханым Мөбарәкова.
Җитәкчелек, җәмгыять тарафыннан мондый мөнәсәбәт булганда, бу әби - әниләрнең тәүфыйклы, сәламәт балалар үстерәчәгендә һичбер шик юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X