Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Агач һәм куаклар утырту өчен иң уңай вакыт җитте

Кемнәр генә сатмый агач һәм куак үсентеләрен! Ашыгып, уйламыйча алган кешеләр арасында алданучылар байтак. Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе белгечләре рейдлар вакытында намуссыз сатучыларга тап була. Андый сатучыларга штрафлар салынса да, штраф күләмнәре зур булмаганлыктан, тикшерүләрнең нәтиҗәсе аларны куркытмый. Сатып алучыларга нәрсәгә игътибар итәргә соң? Чын, сыйфатлы агач-куакларны бары махсуслашкан...

Кемнәр генә сатмый агач һәм куак үсентеләрен! Ашыгып, уйламыйча алган кешеләр арасында алданучылар байтак. Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе белгечләре рейдлар вакытында намуссыз сатучыларга тап була. Андый сатучыларга штрафлар салынса да, штраф күләмнәре зур булмаганлыктан, тикшерүләрнең нәтиҗәсе аларны куркытмый.

Сатып алучыларга нәрсәгә игътибар итәргә соң?

Чын, сыйфатлы агач-куакларны бары махсуслашкан питомниклар гына үстереп сата ала. Иң элек этикеткасы булу-булмавын карарга кирәк. Анда нинди культура икәне, сорты күрсәтелергә тиеш. Сортны раслаучы документның булуы мәҗбүри ( мөҺер -печать сугылган сертификат яки апробация акты). Шулай ук утырту материалларының ГОСТ Р 53135-2008 таләпләренә җавап бирүе һәм 1 яки 2нче сорт булуларын дәлилләүче документлар булу зарур. Барлык үсентеләр яфраксыз булырга тиеш, кайрысы кырылган булуы ярамый, авыру билгеләре булмаска тиеш. Тамыр системасы көчле, вак тамырлары күп һәм кипмәгән булсын.

Фәрит ХӘКИМОВ, Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе белгече

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk