Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

55 еллык юбилей

1960 елны Янил авылындагы урта мәктәпне 3 төркем (уннар, унберләр һәм кичке мәктәп төркеме) тәмамладык. Бу хәлләргә дә быел 55 ел була инде. Ул вакытларда бөтен колхозларда да урта мәктәп булмады. Безнең авылга Казаклар, Балыклы, Сабанчино, Ядегәр, Тарлау, Чура, Вахит авылларыннан килеп укыдылар. Шуңа күрә укучылар байтак булды. Миңа 9,...

1960 елны Янил авылындагы урта мәктәпне 3 төркем (уннар, унберләр һәм кичке мәктәп төркеме) тәмамладык. Бу хәлләргә дә быел 55 ел була инде.

Ул вакытларда бөтен колхозларда да урта мәктәп булмады. Безнең авылга Казаклар, Балыклы, Сабанчино, Ядегәр, Тарлау, Чура, Вахит авылларыннан килеп укыдылар. Шуңа күрә укучылар байтак булды. Миңа 9, 10 сыйныфларны кичке төркемдә укырга туры килде. Александр абый Данилов, Зифа апа Мөлекова көндез балаларга белем бирсәләр, кичке мәктәптә безнең белән үзләре дә укыйлар иде. Имтиханнарны да бергә биреп йөргән истә.

Ул елларны институт тәмамлап, мәктәбебезгә яшь кызлар килде: Илһамия, Тәрҗемә, Саҗидә, Рушания апалар. Мин кичке сыйныфта булгач, алар белән бәйрәмнәрдә концерт, спектакльләр куеп йөрдек.

Быел Илһамия апа белән очрашып сөйләшеп утырдык. 83 яше белән барса да, һаман да шат күңелле. Мине күргәч, бик шатланды, яшь вакытларны искә алдык. Ул безне татар теленнән укыта иде. Имтихан вакытында кайда нинди билет икәнен миңа әйткәнен искә төшереп рәхәтләнеп көлештек. Киткәндә, рәхмәтләр әйтеп, озатып калды.

Янилдә укыган классташларымның кайберләре арабызда юк инде. Шулай да, күбебез исән-саулар. Барысына да зур сәламнәремне җиткерәм.

Марат Хисмәтов, Кукмара.

фото: tp://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk