Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

3 яшьлек авыру Динараның хыялын тормышка ашырырга ярдәм итик

Аның да башкалар кебек йөгереп йөрисе, әнисенең кочагына сарыласы, балалар бакчасына барасы килә. Тик әлегә 3 яшьлек Динара өчен бу тормышка ашмаслык хыял гына булып кала. Менделеевск шәһәрендә яшәүче кечкенә кызчык үрмәли дә, утыра да, йөри дә алмый. "Кызымны бик авыр күтәр­дем. Йөкле вакытта гел авырдым. Аяк­ларым шешенде, кан басымым...

Аның да башкалар кебек йөгереп йөрисе, әнисенең кочагына сарыласы, балалар бакчасына барасы килә. Тик әлегә 3 яшьлек Динара өчен бу тормышка ашмаслык хыял гына булып кала. Менделеевск шәһәрендә яшәүче кечкенә кызчык үрмәли дә, утыра да, йөри дә алмый.

"Кызымны бик авыр күтәр­дем. Йөкле вакытта гел авырдым. Аяк­ларым шешенде, кан басымым югары күтәрелеп интектерде. Туачак балам өчен һәрчак борчылып йөрдем. Табибларга ялынып, УЗИ ясатуны үтендем. Тик алар мине тыңламады. Ә күңелемдә шик бар иде", - дип сөйли Динараның әнисе Диләрә Абдуллина.

Динара вакытыннан алда, җитлекмичә туа. Ул вакытта әнисе әле декретка чыккан гына була. "Хәлем начараеп китте дә хастаханәгә эләктем. Баштарак аксымлы диетада утырсаң, бар да яхшы була дигәннәр иде. Соңрак табиб килеп яхшылап карагач, тиз арада Кесарь кисүе ясарга кушты, - дип искә ала Диләрә. - Кызым дөньяга 1 кило 650 грамм булып туды. Җит­лекмичә тугач, тора-бара үз авырлыгын җыяр, иптәшләрен куып җитәр дип өметләндек. Әмма алар чынга ашмады. Кызыбыз башка балалар кебек түгел иде. Кешенеке утыра да белә, үрмәләп тә китә. Бер яше тулгач та, бернинди үзгәреш күрмәдек. Аптырагач, кабат табибларга йөртә башладык. Тикшеренүләр узганнан соң, Динарада ДЦП, тетрапарез авырулары булганлыгы ачыкланды. Баштарак бө­тенләй югалып калдым. Авыру баланы ничек карарга икәнен дә белмим бит! Ярый әле, янәшәмдә миңа таяныч булырдай якыннарым, әнием, туганнарым, гаиләм булды".

Табиблар да өметләндерә. "Ба­лагызның терелүенә өмет бар. Ничек итсәгез-итегез, аны тернәк­ләндерү үзәкләренә йөр­тегез. Баш мие әйбәт эшли, акылы бар. Уйлау дәрәҗәсе дә югары. Димәк, бала белән шөгыль­ләнергә генә кирәк. Барысы да сезнең кулда", - дип ышаныч өсти алар.

Әлбәттә, башкалар кебек Ди­ләрә яхшыга ышанып, бала­сының сәламәт буласына өмет­ләнеп яши. Тик сабыйны дәвалап, аякка бастыру Диләрәнең генә көченнән килерлек эш түгел. "Кызымны бер генә минутка да ташлап китеп булмый. Әле ярый әнием бар. Ул гел булыша. Абыем белән киленебез һәрчак ярдәм итеп торалар. Тик барыбер акчабыз җитми, - ди Диләрә. - Чит илгә бару турында уйлап та карамыйбыз. Татарстандагы тернәк­лән­дерү үзәкләренә барып кайта алсак, шуннан да зур шатлыгыбыз булмас иде.

Кызыма һәрдаим массаж, ЛФК кирәк. Алардан соң Динарада үзгәрешләр сизелә. Уңай­ланып киткәнен күр­гәч, күңелем күтәрелә. Инде артка таба карыйсы да килми. Бары алга гына барырга дигән максат белән яшим. Кызым сәламәт булсын өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Аның пенсия акчасын тиен­ләп җыеп барабыз. Кайчак шул акчага да берәр дәвалану курсы узып була. Озакламый Алабуга шәһәрендә урнашкан үзәккә бармакчы булабыз. Тик анда бару өчен шактый гына сумма акча кирәк. Бар өметем - мәр­хә­мәтле кешеләрдә. Сабыем хакына яр­дәм итүчеләр табылса, бик рәхмәтле булыр идем".

Матди ярдәм күрсәтергә те­ләүчеләр өчен исәп-хисап счеты:

Карта Маэстро Сбербанк
Номер карты:
63900268 9013516235
Получатель:
Абдуллина Диляра Василовна
Номер мобильного:
МТС 89199031713
Яндекс кошелек
4100 1282 1221 971

Ватаным Татарстан
№ 125 | 21.08.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев