Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Юл-транспорт һәлакәтен ЮХИДИ вәкилләреннән башка теркәү өчен... (+Фото)

Билгеле булганча, хәзер яңа таләпләр нигезендә, авариягә юлыккан затлар юл-транспорт һәлакәтен полиция хезмәткәрләреннән башка гына терки ала. Кызганыч, әлеге мөмкинлектән файдаланучылар саны һаман да шактый аз булып кала бирә. Татарстанның Дәүләт автомобиль инспекциясе исә йөртүчеләргә ярдәм итү максатыннан махсус ресурс эшләтеп җибәрелгәнлеге турында тагын бер кат хәбәр итә. Гомумән, әгәр...

Билгеле булганча, хәзер яңа таләпләр нигезендә, авариягә юлыккан затлар юл-транспорт һәлакәтен полиция хезмәткәрләреннән башка гына терки ала. Кызганыч, әлеге мөмкинлектән файдаланучылар саны һаман да шактый аз булып кала бирә. Татарстанның Дәүләт автомобиль инспекциясе исә йөртүчеләргә ярдәм итү максатыннан махсус ресурс эшләтеп җибәрелгәнлеге турында тагын бер кат хәбәр итә.


Гомумән, әгәр авариягә очраган машиналар башка транспорт чараларының хәрәкәте өчен авырлык тудырса, юл-транспорт һәлакәтендә үлүче һәм җәрәхәтләнүчеләр булмаса йөртүчеләр машиналарын юлдан алырга бурычлы. Моның өчен алар юл-транспорт һәлакәтен үзләре теркәргә тиеш. Яңа закон нигезендә, аварияне теркәмичә, ЮХИДИ идарәсе вәкилләрен көтеп утыручыларга 1 мең сум күләмендә штраф та салынырга мөмкин, хәтта.

Әлбәттә, әлеге кагыйдәләргә тиз генә күнегү мөмкин түгел. Шуңа күрә Татарстанның дәүләт автоинспекциясе республика йөртүчеләренә ярдәм итү максатыннан махсус мәгълүмати-белешмә ресурс эшләтеп җибәрде дә инде. ЮХИДИ идарәсенең рәсми сайтында (gibdd.ru) барлыкка китерелгән бу сайт йөртүчеләргә интерактив режимда юл-транспорт һәлакәтен теркәү кагыйдәләрен өйрәтә.

Ресурстан файдалану өчен сайтның "Юл-транспорт һәлакәтен теркәү" бүлегенә (www.gibdd.ru/assistant/dtp) керү сорала. Мәгълүмат белән танышканнан соң, андагы сорауларга җавап бирергә кирәк. Бу эш сез юлыккан юл-транспорт һәлакәтенә туры килә торган алгоритмга туры китереп башкарылырга тиеш.

Интерактив варианттан кала, биредә юл-транспорт һәлакәтен теркәү ысулларының блок-схема форматында эшләнгән төрен дә күчереп алырга мөмкин. Бу - интернетка чыгу мөмкинлеге булмаган очракларда уңайлы. Аны укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез.

Рәмзия ЗАКИРОВА

чыганак: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/51007.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев