Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Рейд вакытында бу юлы Кукмарада исерек шоферлар очрамады

Юл фаҗигаләренең соңгы вакытта аеруча күбәеп китүе хафага сала. Кукмара районында гыйнварның өч атнасында гына да 30дан артык бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Көн тудымы, нинди дә булса аянычлы хәбәр ишетми калмыйсың. Кайдадыр автобус юл читенә төшеп капланган, анда укучы балалар зыян күргән, икенче бер автомобильнең йөк машинасы белән бәрелешүе нәтиҗәсендә тулы...

Юл фаҗигаләренең соңгы вакытта аеруча күбәеп китүе хафага сала. Кукмара районында гыйнварның өч атнасында гына да 30дан артык бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Көн тудымы, нинди дә булса аянычлы хәбәр ишетми калмыйсың. Кайдадыр автобус юл читенә төшеп капланган, анда укучы балалар зыян күргән, икенче бер автомобильнең йөк машинасы белән бәрелешүе нәтиҗәсендә тулы бер гаиләнең гомере өзелгән, тән җәрәхәте алучылар, вакытсыз гомерләре өзелүчеләрнең санын да исәпләп бетерерлек түгел...

-Юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе тиешле тизлекне сакламау нәтиҗәсендә, бер-берсен узып киткән вакытта килеп чыга, - ди ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов. - Руль артына утыручылар үзләренең генә түгел, юл хәрәкәтендә катнашучы башка кешеләрнең дә гомерләрен куркыныч астына куюлары турында уйламыйлар. Бәла-каза килеп чыккач, күпме генә үкенсәң дә, якын кешеләреңне кире кайтарып булмый бит. Өстәвенә, кайбер "җиңел акыллы" шоферлар юлга исерткеч эчемлекләр кулланган килеш тә чыга әле. Узган ел, әнә, шундый 208 шофер транспорт йөртү таныклыгыннан "колак каккан" булса, быел инде җиде кешегә административ беркетмә төзелде.

Узган атнада без дә, исерек шоферларны "аулау" максатында, ЮХИДИ инспекторлары Салават Баймиев һәм Олег Яковлевлар белән юлга чыгып, махсус рейдта катнашып кайттык.

...Иртәдән күз ачкысыз буран иде ул көнне. Ишелеп-ишелеп кар ява, җил, салкын. Мондый һава торышында машина белән юлга чыгучылар алай күп түгелдер, дип уйлаган идек. Кая ул?! Транспортның күплегеннән музей янында һәм үзәк урамда "бөке"ләр барлыкка килгән, тимер юл кичүе тирәсендә йөк төягән фураның үргә менә алмавы нәтиҗәсендә ул тирәдә дистәдән артык машина җыелган. Без дә, металл савыт-сабалар заводы янындагы уңайлы урынга туктап, тирә-юньне күзәтә-күзәтә, эшкә тотындык. ЮХИДИ инспекторы Салават Баймиев бер-бер артлы килүче автомобильләрнең һәммәсен диярлек туктата, шоферларның хәмер кулланганмы-юкмы икәнен махсус прибор - Алкотектор ярдәмендә тикшереп торды. "Вятка Аланы-Кукмара" маршруты буенча "Газель"дә йөрүче Дамир Насыйров руль артында инде ике дистә елдан артык икән.

-Аллага шөкер, бер тапкыр да юл йөрү кагыйдәсен бозып, штраф түләгәнем булмады, моннан соң да исән-имин йөрергә язсын - ди ул. - Мондый төр рейдлар оештыру бик кирәк. Чыннан да, исерек хәлдә руль артына утыручылар күбәйде бит хәзер. Без, автобус шоферлары, салондагы халыкның гомере өчен дә җавап бирүчеләр. Кышкы, карлы-бозлы юлларда исерек хәлдә түгел, аек килеш тә сак һәм игътибарлы булу сорала.

Сигезле ВАЗ автомобилендә хәрәкәт итүче Арча егете Айрат Хәйруллин, ЮХИДИ хезмәткәрләрен күргәч, бөтенләй каушап калды.

-Инде машинада сигез ел йөрим, барыбер куркыта, ниндидер гаеп табарлар шикелле, - дип шик-шөбһәсен белдерде ул.

Алкотекторга һава өреп, үзенең бер тамчы да хәмер капмаган булуын раслаткач кына, егетебез тынычланып үз юлын дәвам итте.

Күкшелдән Илнур Гыймадиевның машинасында бер яшь ярымлык кечкенә бала да бар иде. Әтисе сабыйны махсус балалар утыргычына утырткан.

-Юл йөрү кагыйдәләрен һәрдаим үтәргә тырышсам да, тиешле тизлекне сакламаган һәм иминлек каешы куймаган өчен берничә тапкыр штраф түләргә туры килде. Аның каравы - балабызга туу белән иң элек махсус бишек, бераз үскәч, кәнәфи алдык, - ди ул. - Руль артына беркайчан да спиртлы эчемлекләр кулланган килеш утырганым юк. Намусым саф булганлыктан, приборга да курыкмыйча өрәм.

Кукмарадан Илдар Әгълиуллин да исерек шоферларга "ау" оештыруны кирәкле гамәл, дип саный.

-Исерек шофер ул - җинаятьче. Андыйлар руль артына утырырга тиеш түгел, - дип үз фикерен әйтте ул. - Спиртлы эчемлектән соң күз күреме, теге яисә бу ситуациягә карата реакцияң начарая, юлдагы хәлләрне дә бәяли алмый башлыйсың. Шуның өчен руль артына һәрвакытта саф баш, аек акыл белән утырырга кирәк.

Ике сәгатькә якын вакыт эчендә кызыксынучан караш ташлаучылар да, ярый әле туктатмады, дип авыз ерып китүчеләр дә күп булды ул көнне. Шунысы сөенечле: бер генә дә исерек шофер очрамады. Әмма рейдлар алга таба да дәвам итәчәк.

Закон таләбе!

Исерткеч эчемлек кулланып рульгә утырсаң:

-1,5-2 елга кадәр транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү һәм 30 мең сум штраф.

Машина рулен исерек шоферга тапшырсаң:

-Әлеге шофер да, үзең дә 1,5-2 ел рульгә утыра алмыйсың, 30 мең сум штраф та түлисең.

Бер ел эчендә кабат салмыш хәлдә эләксәң:

-3 елга транспорт йөртү турында онытып торасың, 50 мең сум штраф та түлисең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk