Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Татарстанның ЮХИДИ инспекторлары автобус йөртүчеләрне тикшерә

Быелның ике аенда республикада автобус йөртүчеләр гаебе белән 27 юл фаҗигасе теркәлгән.

Юл-транспорт һәлакәтләре саны арту сәбәпле, Татарстан Республикасының ЮХИДИ инспекторлары автобус йөртүчеләрне тикшерә, дип яза «Татар-информ».

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең техник күзәтчелек һәм теркәү-имтихан эшләре бүлеге җитәкчесе урынбасары Александр Севрикеев сүзләренә караганда, ике айда Татарстанда автобус йөртүчеләр гаебе белән 27 һәлакәт булган. Аларда 31 кеше имгәнгән. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, һәлакәтләр саны алты тапкыр арткан.

Фаҗигаләр килеп чыгуга йөртүчеләрнең тиешле тизлекне сакламавы, юл чатында кагыйдәләрне бозу, дистанция сакламау яки ватык автобусларда юлга чыгуы сәбәп булган.

Пассажирларны йөртү буенча иминлекне арттыру һәм һәлакәтләрне очракларын кисәтү өчен 16-31 мартта Татарстанда «Автобус» дигән профилактика чарасы уза.

Автоинспекторлар рейс алдыннан техник һәм медицина контроле таләпләре үтәлешен, тахографларның булуын һәм төзеклеген, йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимын, шулай ук тизлек режимын үтәүләрен тикшерәчәк.

фото: скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X