Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Татарстан ЮХИДИсе «Кышкы каникуллар» дигән кисәтү чарасы уздыра

Автомобиль йөртүчеләрдән аеруча игътибарлы булу, тизлек режимын саклау сорала.

Балалар арасында килеп чыгучы юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатында, 24 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр республикада «Кышкы каникуллар» дигән кисәтү акциясе узачак. Бу хакта район ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов хәбәр итте.

Быелның 11 аенда Татарстанда балалар белән бәйле 431 юл фаҗигасе булды, аларда 8 баланың гомере өзелде, 459ы төрле тән җәрәхәтләре алды. Кукмара районында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында булган 4 бәхетсезлек очрагында бер бала зыян күрде.

Автомобиль йөртүчеләрдән аеруча игътибарлы булу, тизлек режимын саклау сорала. Шулай ук балаларын махсус автоурындык белән җиһазландырмаган килеш юлга чыкканнарга, иминлек каешы куймаганнарга, җәяүлеләргә юл бирмәүчеләргә дә таләпләр катгый булачак. Акция вакытында юл йөрү кагыйдәләрен бозып, юл аша тиеш булмаган урыннан чыккан укучылар да игътибардан читтә калмаячак. Махсус карточкалар тутырылып, үзләре укый торган мәктәпләргә җибәреләчәк. Киемнәргә яктырткычны кире кайтара торган элементлар кую турында да онытмаска кирәк.

Кышкы каникулларны бәла-казаларсыз үткәрергә язсын.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X