Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Республиканың иң яхшы ЮХИДИ экипажы - Кукмарада

Тугыз айлык эш нәтиҗәләре буенча район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре Салават Баймиев һәм Нурсил Мортазиннарның экипажы икенче категориядә район бүлекләре экипажлары арасында Татарстанның "Иң яхшы экипажы" исеменә ия булды. Аларга ЮХИДИ ветераннарының Татарстан төбәкара берләшмәсе рәисе Иван Гафуров күчмә вымпел һәм акчалата премия тапшырды. Салават Баймиев һәм Нурсил...

Тугыз айлык эш нәтиҗәләре буенча район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре Салават Баймиев һәм Нурсил Мортазиннарның экипажы икенче категориядә район бүлекләре экипажлары арасында Татарстанның "Иң яхшы экипажы" исеменә ия булды. Аларга ЮХИДИ ветераннарының Татарстан төбәкара берләшмәсе рәисе Иван Гафуров күчмә вымпел һәм акчалата премия тапшырды.

Салават Баймиев һәм Нурсил Мортазин экипажы тырышлыгы белән быел районда алты җинаять эше ачылган, 3450 административ беркетмә (шуның 108е исерткеч эчемлекләр кулланып рульгә утыручылар) төзелгән.

ЮХИДИ хезмәткәрләрен котлыйбыз, эшләрендә, тормышларында уңышлар телибез!

Рамил НУРГАЛИЕВ, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең полиция начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk