Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кышкы юл өчен кышкы тәгәрмәчләр кирәк

Көннәр салкынайтуга, автомобильләрнең җәйге көпчәкләрен кышкыга алыштырырга кирәклеге, шиплы резинаның иминлекне тәэмин итүе хакында берничә кат ассызыкланса да, кайбер руль артына утыручылар бу хакта колакларына да элми. Карлы-бозлы юлларда җәйге тәгәрмәч белән йөрүче автомобильләр бер-бер артлы юл фаҗигаләренә очрый да инде. Агымдагы елның 6 декабрендә Алабуга-Ижевск юлында булган бәхетсезлек очрагында...

Көннәр салкынайтуга, автомобильләрнең җәйге көпчәкләрен кышкыга алыштырырга кирәклеге, шиплы резинаның иминлекне тәэмин итүе хакында берничә кат ассызыкланса да, кайбер руль артына утыручылар бу хакта колакларына да элми. Карлы-бозлы юлларда җәйге тәгәрмәч белән йөрүче автомобильләр бер-бер артлы юл фаҗигаләренә очрый да инде.

Агымдагы елның 6 декабрендә Алабуга-Ижевск юлында булган бәхетсезлек очрагында ВАЗ-21099 автомобиле шоферы, аның 19, 22 һәм 24 яшьлек пассажирлары һәлак булды. Тиешле тизлекне сакламаган автомобиль шоферы руль белән идарә итүен югалта һәм иң элек каршы як полосадан хәрәкәт итүче Вольвога, соңыннан Хундай-Солярис белән бәрелешә. Тикшерү вакытында билгеле булганча, көпчәкләрдә протектор биеклеге 1 миллиметрдан да кимрәк, ә шиплары бөтенләй калмаган була. Өстәвенә автомобильнең арткы күчәренә, әйләнү юнәлешен бозып, төрле җитештерүченең көпчәкләре куелган булуы ачыклана. Техник регламент буенча җиңел автомобильләрнең кышкы көпчәкләренең протектор биеклеге 4 миллиметрдан да ким булмаска тиеш.

13 декабрьдә Кукмара-Мамадыш юлының өченче чакрымында да юл фаҗигасе булды. ВАЗ-21099 автомобиле шоферы юлның каршы як полосасына чыга һәм Лада Ларгуска бәрелә. ВАЗ-21099 автомобиле шоферы һәм аның пассажиры тән җәрәхәтләре алалар. Төп сәбәпләрнең берсе - шулай ук автомобильнең арткы күчәрендәге көпчәкләрнең кышкыга алыштырылмавы. Карлы юлдан барганда җәйге тәгәрмәчләр тая, шунлыктан, шофер руль белән идарә итүен югалта. Бу хакта район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов хәбәр итте.

Юлларда һәркем игътибарлы булсын, тиешле таләпләрне үтәсен иде.

фото: http://rezinadisku.at.ua/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk