Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмаралылар «Георгий тасмасы» акциясенә кушылды

Манзарас мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә автомобиль йөртүчеләргә, җәяүлеләргә тасмалар, юл йөрү кагыйдәсен үтәүнең мөһимлеге язылган карточкалар таратты.

Җиңү бәйрәме алдыннан ел саен «Георгий тасмасы» акциясе уздырыла. Ул – Бөек Җиңү символы, ветераннарга, аларның каһарманлыгына, батырлыгына хөрмәт һәм хәтер билгесе булып тора. 

Манзарас мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары, «Беренчеләр хәрәкәте» һәм «Альфа» хәрби-патриотик берләшмәсе укучылары, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, шәһәрнең үзәк урамына чыкты һәм автомобиль йөртүчеләргә, җәяүлеләргә тасмалар, юл йөрү кагыйдәсен үтәүнең мөһимлеге язылган карточкалар таратты, якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.

 

Кукмарадан Алия Миннебаева руль артында әле бер генә ел йөри икән. «Бүген тәүге тапкыр яшь инспекторлар кулыннан бүләк алдым. Бәйрәм кәефе бүләк иткәннәре өчен балаларга зур рәхмәт», - ди ул. 

Җәяүлеләр дә яшь инспекторлар күзеннән читтә калмады. «Транспорт руле артына утырганнар без - җәяүлеләргә карата игътибарлырак булсыннар, тиешле тизлекне сакласыннар, кагыйдәләрне үтәсеннәр иде», - диде Гөлфия апа Хәнәфиева.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев