Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада ЮХИДИ «Тоннель» операциясе үткәрәчәк

    Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да юл хәрәкәте кагыйдәләрен тиешенчә үтәргә киңәш ителә.

    Кукмара дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклауга юнәлдерелгән «Тоннель» профилактик чарасы үткәрәчәк.

    Чара иртәгә, 6 апрельдә, 06.00 сәгатьтән 08.30 сәгатькә кадәр Зур Кукмара авылының Мәктәп урамында узачак.

    Реклама

    Автоинспекторлар белән бергә рейдта полициянең участок уполномоченныйлары да эшләячәк. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да юл хәрәкәте кагыйдәләрен тиешенчә үтәргә киңәш ителә, дип билгеләп үттеләр бүлектә.
     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: