Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада «Тоннель» операциясе барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 14 очрагы ачыкланган

Дәүләт автоинспекторлары исерек килеш руль артына утырган шоферны тоткарлаган.

Кукмарада «Тоннель» операциясе барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 14 очрагы ачыкланган. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

«24 март көнне Кукмарада транспорт чаралары йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау буенча чираттагы массакүләм тикшерү үткәрелде. Барлыгы 14 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды», - дип сөйләделәр район дәүләт автоинспекциясендә.

Хокук бозулар арасында дәүләт номерлары укылмый торган транспорт чарасы белән идарә итү (4), куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу (5), балаларны йөртү таләпләрен бозу (1), транспорт чарасы белән идарә иткән вакытта телефоннан сөйләшү (1), җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүләре (2), исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү (1).

Мондый профилактик чаралар районда даими үткәрелә. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларны кагыйдәләрне үтәргә чакыра.

Фото: район ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X