Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада «Тонировка» операциясе барышында махсус рейдлар уздырыла

Рейд нәтиҗәләре буенча өч көн эчендә Юл йөрү кагыйдәләрен бозуның алты очрагы ачыкланды.

«Тонировка» операциясе барышында Кукмараның ЮХИДИ инспекторлары автомобильләрнең тәрәзәсен тиешеннән артык каралткан шоферларны ачыклау максатында рейдлар уздыра. Бу турыда Кукмара районы ЮХИДИ бүлекчәсендә хәбәр иттеләр.

«7, 8, 9 июль көннәрендә ЮХИДИ инспекторлары рейд уздырды. Әлеге чара тиешле кагыйдәләрне бозып, автомобильләренең алгы һәм алгы ян-як тәрәзәләрен кара пленка белән каплаган шоферларны ачыклау максатында оештырылды», - дип хәбәр иттеләр бүлекчәдә.

Рейд барышында Юл йөрү кагыйдәләрен бозуның алты очрагы ачыкланды.

ЮХИДИ искәртүенчә, тиешле таләпләрне бозучыларга 500 сум күләмендә штраф каралган. Моннан тыш, шофер билгеле бер вакыт эчендә машинасын тиешле тәртипкә китерергә тиеш. Кабатланган очракта, 15 тәүлеккә кадәр административ тоткарлану яный.
 

фото: Кукмара районы ЮХИДИ бүлекчәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев