Реклама
Ул медицина тикшерүе узудан баш тарткан.
Кукмарада ЮХИДИ хезмәткәрләре чираттагы «Тоннель» операциясен үткәрде. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.
Операция бүген, 9 июньдә, 6.00 сәгатьтән 9.00 сәгатькә кадәр Кукмара-Нократ Аланы автоюлының 2нче чакрымында, Кәчимер авылының Яшел урамында узды.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 19 очрагы ачыкланды. Аларның дүртесе – укылмый торган дәүләт номерлы транспорт чарасы белән идарә итү, 10сы - куркынычсызлык каешы куллану кагыйдәләрен бозу, 3се – ОСАГО полисы булмау, 1се машина йөртүченең ОСАГО полисына кертелмәгән булуы.
Моннан тыш, исереклек билгеләре булган шофер да тоткарланган, ул медицина тикшерүе узудан баш тарткан.
фото: архив/ kukmor-rt.ru
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз