Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада рейд вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре исереклек билгеләре булган шоферны тоткарлаган

Чираттагы «Тоннель» операциясе Гагарин урамында узды.

Кукмарада ЮХИДИ хезмәткәрләре чираттагы «Тоннель» операциясе уздырды. Бу хакта Кукмара районының ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Операция бүген, 16 май көнне, 7.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Гагарин урамында узды. Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 10 очрагы ачыкланды. Исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү, берьяклы юлга чыгу - берешәр, куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозу, укылмый торган дәүләт номерлы транспорт чарасы белән идарә итү, ОСАГО полисыннан башка автомобиль белән идарә итү, җәяүлеләргә юл бирмәү икешәр очрак.

Мондый профилактик чаралар районда даими үткәрелә. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларны кагыйдәләрне үтәргә чакыра.

фото: архив/ kukmor-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X