Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада машина йөртүче ике җәяүлене бәрдерде

Җәяүлеләрнең берсе берничә көннән республика клиник дәваханәсендә вафат була.

31 май көнне төнге 12 сәгать 30 минутлар тирәсендә Кукмараның Вахитов урамы 55нче йорт янында юл-транспорт һәлакәте була: ВАЗ-21130 автомобиле 1995 һәм 1998 елгы ике җәяүлене бәрдерә. Һәлакәт нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алалар. Ә 1995 елгы ир-егет 5 июнь көнне республика клиник дәваханәсендә вафат була. 

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган һәм тикшерү эшләре алып барыла. 

Әлеге вакыйганы күрүче яки нинди дә булса мәгълүматка ия булучы шаһитларны түбәндәге телефон номерларына хәбәр итүләрен сорыйбыз:

Кукмара районы эчке эшләр бүлеге - (84364) 2-65-34, дежур часть - (84364) 2-70-80. 

фото: район ЮХИДИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев