Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада “Кәрәзле телефон” оператив-кисәтү чарасы бара

Август азагына кадәр ЮХИДИ хезмәткәрләре машина руле артында телефоннан сөйләшеп йөрергә яратучыларны тотачак

31 августка кадәр республикада “Кәрәзле телефон” оператив-кисәтү чарасы бара. Аның төп максаты: кәрәзле телефон, электрон гаджетлардан файдаланучы шоферларны ачыклау, алар белән кисәтү әңгәмәләре уздыру. Руль артында барганда телефоннан сөйләшү, СМС хәбәр язу, программа һәм уеннардан файдалану шоферның игътибарын читкә юнәлтә һәм нәтиҗәдә юл-транспорт һәлакәте килеп чыга.

РФ Юл йөрү кагыйдәләренең 2.7 пункты нигезендә шоферларга кулга тотмыйча гына сөйләшү мөмкинлеге биргән техник җайланмасы булган кәрәзле телефоннан аралашу рөхсәт ителә. Әгәр андый җайланма юк икән, таләпләрне үтәмәүче кагыйдәнең 12.36.1 маддәсе нигезендә 1500 сум административ штрафка тартыла.

Фирдүс ФӘХРЕТДИНОВ, район ЮХИДИ начальнигы

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Куптэн кирэк иде инде бу закон! А то яшлэр руль артына утыргач эллэ кемгэ салынып ата -анасы алган машина белэн саб ларын бар коченэ акыртып телефоннан сойлэшеп барып ,я машина артына барып керэлэр я каршы якка чыгып бэрелэлэр! ДТП ясаунын ин беренче сэбэбе телефон !

    2
    X