Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм яшь юл хәрәкәте инспекторлары машинада балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәү буенча акция үткәрде

Агымдагы елның дүрт аенда районда балаларны автомобильләрдә йөртү кагыйдәләрен бозуның 54 очрагы ачыкланган.

Бүген Кукмарада дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре беренче гимназиянең яшь юл хәрәкәте инспекторлары отряды белән берлектә «Бала - төп пассажир» дигән профилактик акция үткәрде.

«Без полиция хезмәткәрләре белән берлектә машиналарда балаларны дөрес йөртәләрме, юкмы икәнен тикшерергә чыктык. Әгәр кагыйдәләрне дөрес үтәсәләр, без аларга истәлек бүләкләре тапшырабыз, ә инде юк икән – ЮХИДИ хезмәткәрләре штраф язачак», - дип сөйләде яшь юл хәрәкәте инспекторы Җәннәт Саттарова.

Акцияне үткәрүчеләр машина шоферларына балаларны йөртүдә җаваплы булырга, яшь пассажирларның иминлеге өчен билгеләнгән барлык кагыйдәләрне һәм таләпләрне үтәргә чакырдылар. 

«Акция барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның өч очрагы ачыкланды. Берсе - бала өчен тиешле утырту җайланмасы булмау. Җиде яшькә кадәрге балаларны махсус креслода йөртергә кирәк. Моннан тыш, без балаларга җиде яшь тулгач та әлеге утыргычтан баш тартмаска киңәш итәбез. Әмма җиде яшьтән алып унбер яшькә кадәрге балалар машинада саклык каешы куеп йөри ала. Әгәр бала машинаның алгы утыргычында икән, ул махсус креслода булырга тиеш. Балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен 3000 сум штраф күләмендә административ җаваплылык каралган», - дип сөйләде район ЮХИДИ идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Егоров. 

Статистика мәгълүматларына караганда, агымдагы елның дүрт аенда районда балаларны автомобильләрдә йөртү кагыйдәләрен бозуның 54 очрагы ачыкланган, узган елның шул ук чорында 49 булган.

Дәүләт автоинспекциясе ата-аналарга балаларның иминлегенә җитди карарга чакыра. Автокресло сатып алуда экономияләнгән акча баланың гомерен саклап калмаячак.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk