Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада булган юл фаҗигасендә биш яшьлек бала зыян күрде

    Агымдагы елның 5 октябрендә, кичке сәгать унынчы яртылар тирәсендә поселокның Мәҗит Гафури урамында юл фаҗигасе була. Чит ил автомобилендә хәрәкәт иткән ир-егет тиешле тизлекне сакламавы нәтиҗәсендә руль белән идарә итүен югалта һәм юл читенә төшеп каплана. Юл һәлакәтендә 5 яшьлек бала зыян күрә. Бала махсус балалар утыргычына утыртылмаган һәм шул...

    Агымдагы елның 5 октябрендә, кичке сәгать унынчы яртылар тирәсендә поселокның Мәҗит Гафури урамында юл фаҗигасе була. Чит ил автомобилендә хәрәкәт иткән ир-егет тиешле тизлекне сакламавы нәтиҗәсендә руль белән идарә итүен югалта һәм юл читенә төшеп каплана. Юл һәлакәтендә 5 яшьлек бала зыян күрә. Бала махсус балалар утыргычына утыртылмаган һәм шул ук вакытта аңа иминлек каешы да куелмаган була.

    Бу хакта район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең пропаганда бүлеге инспекторы Нурсил Мортазин хәбәр итте.

    фото: http://m.prokazan.ru/auto/view/71251

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: