Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада автоледи мотоциклчы белән бәрелешкән

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә мотоциклчы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган

Район ЮХИДИ хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, 10 август көнне 20 сәгать 30 минутта Кукмараның Ленин урамы, 155нче йорт янында юл һәлакәте була. Машина йөртүче хатын-кыз мотоциклчы белән бәрелешә. 

ВАЗ-2114 автомобилен йөртүче 32 яшьлек хатын-кыз Чехов урамы ягыннан Казанцева урамына таба хәрәкәт иткән вакытта юл хәрәкәте кагыйдәләрен боза һәм сулга борылганда “ХОНДО” мотоциклына юл бирми. Һәлакәт нәтиҗәсендә мотоциклчы – Саба районы кешесе төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X