Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында ЮХИДИ инспекторлары өч исерек шоферны тоткарлаган

ЮХИДИ инспекторлары, транспорт чарасын исерткеч эчемлекләр кулланып йөртүчеләрне ачыклау максатында, рейд уздырды.

Кукмара районында ЮХИДИ инспекторлары исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утырган өч шоферны тоткарлады. Бу турыда Кукмара районы ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.

25 сентябрьдә район территориясендә ЮХИДИ инспекторлары һәм полициянең участок инспекторлары, полициянең башка хезмәтләре катнашында рейд уздырылды. Аның максаты исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утырган шоферларны ачыклау иде.

Рейд барышында Юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 33 очрагы ачыклана, алкогольле эчемлекләр кулланып транспорт белән идарә иткән өч шофер тоткарлана. Аларның берсе транспорт йөртү хокукыннан азат ителгән кеше була. Өч автомобиль дә махсус тукталышка куела.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Пить вредно.

    2
    X