Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районында такси машинасы юл читенә төшеп капланган

    Юл һәлакәте “Мамадыш-Кукмара” юлының 59нчы чакрымында булган

    Район ЮХИДИ хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, 10 июнь көнне 20 сәгать 55 минутта “Мамадыш-Кукмара” юлының 59нчы чакрымында юл һәлакәте була.

    “Лада-Гранта” машинасы шоферы, такси хезмәтендә эшләүче 42 яшьлек Казан кешесе, тиешле тизлекне сакламау нәтиҗәсендә, идарәне югалтып, каршы як полосаның юл читенә төшеп каплана. 

    Реклама

    Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, машина йөртүче төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән Арча районының үзәк дәваханәсенә озата.

    фото: Район ЮХИДИ хезмәтеннән алынган

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: