Авария иртән Янсыбы авылы янында була.
Кукмара районында «Рено» машинасы электр линиясе баганасына бәрелгән. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.
Авария бүген 08.08 сәгатьтә «Кукмара-Шәмәрдән-Янсыбы-Зур Сәрдек-Трыш» автомобиль юлының 1 чакрым +700 метрында була. «Рено Дастер» автомобиле йөртүчесе идарәне югалта һәм электр линиясе баганасына бәрелә.

Юл-транспорт һәлакәтендә беркем дә зыян күрмәде.
Фото: Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев