Авария кичә Кукмара-Шәмәрдән автоюлында була.
Кукмара районында машина әйләнү нәтиҗәсендә йөртүчесе зыян күргән. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

7 май көнне 15.30 сәгатьтә Кукмара - Шәмәрдән автомобиль юлының 11 чакрым+ 800 метрында «Ока» автомобиле руле артындагы хатын-кыз куркынычсыз тизлекне сайламау нәтиҗәсендә юл читенә чыга һәм идарәне югалтып әйләнә.

Машина йөртүче төрле җәрәхәтләр белән район үзәк дәваханәсенә озатыла.

Фото: район ЮХИДИ хезмәте
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев