Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында машина әйләнеп юл читенә төшкән, пассажир дәваханәдә

Авария бүген төш вакытында Камышлы авылы янында була.

Кукмара районында машина әйләнеп юл читенә төшкән, пассажиры дәваханәгә озатылган. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

«Авария бүген 12.20 сәгатьтә Кукмара районының Өлге-Югары Юмья-Лесхоз машина юлында була. Камышлы авылыннан ерак түгел генә “Рено Дастер” автомобиле йөртүчесе тиешле тизлекне сакламый һәм, идарәне югалтып, юлдан читкә чыгып әйләнә», - дип сөйләделәр район дәүләт автоинспекциясендә.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күргән пассажир район үзәк дәваханәсенә озатыла.

фото: район ЮХИДИ бүлеге, район янгын сүндерү-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X