Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында хәрәкәт иткән машинадан бала егылып төшеп, җәрәхәтләр алган

Юл һәлакәте Әсән-Елга авылында була.

Кукмара районында хәрәкәт иткән машинадан бала егылып төшеп, җәрәхәтләр алган
Юл һәлакәте Әсән-Елга авылында була.
Кукмара районында  автомобиль барган вакытта аннан  бала егылып төшкән. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

11 июнь көнне 15.30 сәгатьтә Әсән-Елга авылында юл һәлакәте була. «КИА» автомобиле белән 33 яшьлек хатын-кыз идарә итә. Ул машинаның арткы утыргычына куелган автокреслода куркынычсызлык каешын эләктермәгән килеш биш яшьлек баланы утырткан була. 

Автомобиль йөртүче салондагы  баланың иминлеген тәэмин итми. Ул машинадан егылып, тәгәрмәч астына эләгә.

Нәтиҗәдә бала төрле тән җәрәхәтләре белән Кукмара үзәк дәваханәсенә китерелә һәм Казанга җибәрелә.

Фото: район ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X