Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында җиңел машина, каршы як полосага чыгып, йөк машинасына бәрелгән

Авария кичә Өлге авылы янында була.

Кукмара районында җиңел машина, каршы як полосага чыгып, йөк машинасына бәрелә. Бу хакта «Хезмәт даны» редакциясенә Кукмара районы ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр иттеләр.

Кичә 10.45 сәгатьтә «Мамадыш-Кукмара» автомобиль юлының 59 чакрым + 700 метрында Өлге авылы янында авария була. «Лада Калина» автомобиль йөртүчесе,  «Узып китү тыела» юл билгесе куелган урында кагыйдәне бозып, каршы як полоса буйлап машинаны узып китә. Нәтиҗәдә сулга борыла торган ГАЗСАЗ-3507 автомобиле белән бәрелешә.

Юл фаҗигасендә җиңел автомобильнең пассажиры һәм бала зыян күргән.

фото: Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X