Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында җиңел машина дамба астына төшеп киткән, биш кеше зыян күргән

Авария кичә төнлә була.

Кукмара районында җиңел автомобиль дамбадан төшеп киткән, биш кеше зыян күргән. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Кичә 23.40 сәгатьтә Кукмара районының Күкшел авылы янында, «Киров – Малмыж – Нократ Аланы» автомобиль юлының 306 чакрым + 900 метрында юл һәлакәте була.

«Рено Сандеро» автомобиле шоферы идарәне югалта һәм машина дамбадан төшеп китеп, түбәсе белән каплана.

Машинада тагын дүрт пассажир була. Нәтиҗәдә барлык биш кеше дә зыян күрә, аларны ашыгыч ярдәм хезмәте белән дәваханәгә китерәләр.

Фото: Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев