Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында безнең ил автомобилен йөртүче җәяүлене бәрдерә

Нормабаш белән Байлангар авыллары арасында бүген 17.15 сәгать тирәсендә юл hәлакәте була

Район ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, Кукмара районының Нормабаш белән Байлангар авыллары арасындагы трассада безнең ил автомобилен йөртүче пенсионерны бәрдерә.

- 21 гыйнварда Кукмара районының Кукмара-Шәмәрдән автомобиль юлының 8 км + 722 м чакрымында "ВАЗ-21101" автомобиле йөртүчесе Шәмәрдән поселогыннан Кукмара ягына таба барганда, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламау нәтиҗәсендә, 1939 елгы җәяүлене бәрдерә. Киемдә яктылыкны кайтаручы элементлары булмаган пенсионер ханым тәүлекнең караңгы вакытында як-ягына карамыйча кинәт юлның машиналар йөри торган өлешенә чыга, - дип ачыклык керттеләр Дәүләт автоинспекциясендә.

Зыян күрүче тән җәрәхәтләре белән Кукмара район үзәк дәваханәсенә озатыла.

фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев