Кукмара районында 5 юл-транспорт һәлакәте булган
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында 5 юл-транспорт һәлакәте булган

Агымдагы елда исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утырган 42 шофер тоткарланган

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның өч аенда район территориясендә 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда җиде кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 18 яшькә кадәрге балалар катнашында бер бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

-Тиешле тизлекне сакламаган өчен – 469, юлның каршы як полосасына чыккан өчен – 26, җәяүлеләргә юл бирмәгән өчен – 128 беркетмә төзелгән, балаларны махсус саклагычсыз җайланмалардан башка йөртүнең 61 очрагы теркәлгән. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 120 җәяүле штрафка тартылган, - дип хәбәр итте ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов. – Агымдагы елда исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утырган 42 шофер тоткарланган.


Нет комментариев