Кукмара районында узган рейд вакытында Дәүләт автоинспекторлары алкогольле эчемлек куллану билгеләре булган машина йөртүчене ачыклаган
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 13 очрагы ачыкланган.
5 июньдә 8.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Кукмараның Магистральный урамында Дәүләт автоинспекторлары, участок инспекторлары белән берлектә, «Тоннель» операциясен үткәрде. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 13 очрагы ачыкланган. Алар арасында түбәндәгеләр бар: иминлек каешын куймау (4 очрак), укылмый торган дәүләт номерлары булган транспорт чарасы белән идарә итү, техник регламент таләпләренә туры килми торган итеп автомобиль тәрәзәсен каралту, диагностик да картасы булмаган транспорта йөрү (2шәр очрак), ОСАГО полисы булмаган автомобильдә йөрү, җәяүлеләрнең кагыйдәләрне бозуы (1әр очрак).
Моннан тыш, исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган машина йөртүче дә ачыкланган. Аның транспорты махсус тукталышка куелган.
Районның Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне мондый төр массакүләм тикшерү эшләренең даими рәвештә алып барылачагын искәртә.
фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев