Кукмара районында узган рейд вакытында автоинспекторлар исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган шоферны ачыклаган
Рейд вакытында юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 20 очрагы теркәлгән.
6 декабрьдә сәгать 7.30-9.30да Кукмара районында «Кукмара-Шәмәрдән» автоюлының беренче чакрымында «Тоннель» операциясе узды. Аны район Дәүләт автоинспекторлары участок инспекторлары белән бергә үткәрде. Бу хакта район Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Рейд вакытында юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 20 очрагы теркәлгән. Алар арасында түбәндәгеләр бар: укылмый торган дәүләт номерлары булган автомобильдә йөрү (13 очрак), иминлек каешы куймау (3 очрак), җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәве (2 очрак), юлның каршы як полосасына чыгу (1 очрак).
Моннан тыш, исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган бер шофер ачыкланган. Аның транспорты махсус тукталышка куелган.
Район Дәүләт автоинспекторлары мондый төр тикшерүләрнең алга таба да оештырылачагын искәртә.
фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев