Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында 31 гыйнварга кадәр «Каршы як полоса» дигән кисәтү чаралары уза

Тиешле кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә 7,5 мең сум административ штраф яисә дүрт айдан алты айга кадәр йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү каралырга мөмкин.

Республикада, шул исәптән районыбызда 31 гыйнварга кадәр «Каршы як полоса» дигән кисәтү чаралары уза. 

«Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, узган ел Татарстан юлларында каршы як полосага чыгу белән бәйле 241 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 92 кешенең гомере өзелде, 397се төрле имгәнүләр алды. Районда каршы як юлга чыгу нәтиҗәсендә килеп чыккан дүрт юл фаҗигасендә ике кеше һәлак булды, биш кеше (икесе — пассажир балалар) зыян күрде», — ди район Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов. 

Фирдүс Каниф улы белдергәнчә, тиешле кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә 7,5 мең сум административ штраф яисә дүрт айдан алты айга кадәр йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү каралырга мөмкин. Икенче тапкыр кагыйдәне бозучылар 1 ел транспорт руле артына утыра алмаячак. Моннан тыш, административ җәзага дучар ителгән һәм әлеге гамәл өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән затка өч елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Фото: район Дәүләт автоинспекциясе архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев