Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Катлаулы һәм җаваплы хезмәт

Вәлиев Фәсхетдин Шәмсетдин улының эчке эшләр органнарында өлкән дәүләт автоинспекторы булып эшләп лаеклы ялга чыгуына унөч ел узуга карамастан, ул вакытларны сагынып искә ала ветеран. -Хезмәтебез авыр булса да, коллектив тырыш, бердәм иде. ЮХИДИдә Равил Галәветдинов, Атлас Сабитов, Владислав Исхаков, Илшат Сабирҗанов, Олег Яковлевлар белән бергә эшләдем. Кайбер вакытларда тәүлекләр...

Вәлиев Фәсхетдин Шәмсетдин улының эчке эшләр органнарында өлкән дәүләт автоинспекторы булып эшләп лаеклы ялга чыгуына унөч ел узуга карамастан, ул вакытларны сагынып искә ала ветеран.
-Хезмәтебез авыр булса да, коллектив тырыш, бердәм иде. ЮХИДИдә Равил Галәветдинов, Атлас Сабитов, Владислав Исхаков, Илшат Сабирҗанов, Олег Яковлевлар белән бергә эшләдем. Кайбер вакытларда тәүлекләр буена эштә "кайнар"га туры килсә дә, беркайчан зарлануны белмәдек, килеп туган проблемаларны үз вакытында уртага салып хәл итә белдек, - ди ул. - Германиядә армия хезмәте узып кайтканнан соң, 1980 елда килдем мин милициягә. Хәрби хәзерлек ягыннан көчле булгангадыр, медицина тикшеренүен тиз арада һәм уңышлы үттем, дежур частька кизү торучы ярдәмчесе буларак билгеләндем. Анда 8 ел эшләгәч, ЮХИДИ инспекторы итеп күчерделәр. 1991-1993 елларда ведомстводан тыш сак бүлегендә үзәкләштерелгән сак пунктының начальнигы булып эшләп, алга таба Кукмара эчке эшләр бүлегендә өлкән дәүләт автоинспекторы вазыйфасын башкарып лаеклы ялга чыктым.
Милиция капитанының ун елга якын гомере ЮХИДИ инспекторы буларак үткән:
-Хезмәтебез юл хәрәкәтен көйләү, фаҗигаләрне кисәтүдән гыйбарәт иде. Бәхетсезлек очрагы турында хәбәр алынуга, юлга чыгасың. Хәзерге шикелле заманча техника юк, мотоцикл яисә бүлектәге дежур машина белән һәлакәт урынына китәсең. Ул чорда фаҗигаләр күп теркәлә иде. Ике кешенең берсендә диярлек мотоцикл. Транспорт йөртү таныклыгы булмаганнар да рульгә утыра. Бәхетсезлек очракларының 70 проценты нәкъ менә тәҗрибәсез, юл йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен белмәгән мотоциклчылар гаебе белән килеп чыга иде. Исерткеч эчемлекләр кулланып, башларына шлем кимичә рульгә утырганнар очрый икән, андыйларны, әлбәттә, беркетмә төзеп штрафка тартасың. Шунысын игътибарга алырга кирәк - яшьләр тыңлаучан, тәртиплерәк иде. Инспекторларга карата да һәрвакыт хөрмәт булды. Хәзер исә яшьләр агрессив, юлда кыйнап китәргә дә күп сорамыйлар...
Көзге урып-җыю чорында, авыл хуҗалыгы эшләре башкарганда, печән вакытында йөк ташу, хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сакламауның шактый үлем-китемнәргә китерүен сөйли инспектор. Иске Кенә авылында трактор арбасы әйләнеп - ике, Т-150 тракторы авып бер кешенең гомере өзелә. Балтач-Шәмәрдән арасындагы юлга асфальт түшәгәндә артка таба чигенеп 11 тонналы КамАЗның юл читенә төшеп каплануы, изелеп беткән кабина эчендә шоферның кайнар асфальтка пешеп, тончыгып үлүе район халкын тетрәндерми калмый. Әлеге шоферның 3 баласы ятим кала.
Техник инспектор булганлыктан, Фәсхетдин абыйга күмәк хуҗалыкларда, предприятиеләрдә эшләүче транспортларны да тикшерергә туры килә. Рейска, юлга машина-тракторлар төзек хәлдә чыгалармы, руль артына утырган кеше сау-сәламәтме, исерткеч эчемлекләр кулланмаганмы?! Таләп ителгән кагыйдәләр үтәлмәгән очракта шоферларга - 3, җаваплы затларга 25әр сум штраф салына торган була.
-Аллага шөкер, мин эшләгән чорда автобуслар белән бәла-казалар булмады, пассажирлар исән-имин йөрделәр, - ди ул.
Милиция капитаны үзенең хезмәте турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер. Эчке эшләр министрлыгы отличнигы исеме бирелә аңа, Мактау грамоталары да бихисап, ЮХИДИнең 75 еллыгы уңаеннан тапшырылган медале дә ветеран өчен бик кадерле.
Лаеклы ялда булса да, өйдә тик утыра торганнардан түгел ул. Хәзерге вакытта Фәсхетдин Шәмсетдин улы Кукмара электр челтәрендә шәхси сак хезмәткәре вазыйфасын башкара. Үзе әйтмешли, сау-сәламәт, тормышың түгәрәк булганда эшкә барып кайту ял гына бит ул...
Фото гаилә архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X