Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

“Игътибар – балалар!” акциясе башланды

Республикада "Игътибар - балалар!" кисәтү акциясе старт алды. Әлеге акциянең төп максаты - балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең санын киметү. Акция барган чорда юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балалар аеруча нык контрольгә алыначак. Юлны светофорның кызыл утына чыккан, велосипедта тиешсез урыннарда йөргән укучыларга махсус карточкалар тутырылып мәктәпләргә җибәреләчәк. Шулай ук...

Республикада "Игътибар - балалар!" кисәтү акциясе старт алды. Әлеге акциянең төп максаты - балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең санын киметү. Акция барган чорда юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балалар аеруча нык контрольгә алыначак. Юлны светофорның кызыл утына чыккан, велосипедта тиешсез урыннарда йөргән укучыларга махсус карточкалар тутырылып мәктәпләргә җибәреләчәк. Шулай ук тиешле тизлекне сакламаучы, җәяүлеләргә юл бирмәүче, балаларын махсус автоурындыклар белән җиһазландырмаган килеш юлга чыкканнарга да таләпләр катгый булачак.

Агымдагы елның 7 аенда республикада балалар катнашында 328 юл фаҗигасе булды, аларда 15 баланың гомере өзелде, 339 бала төрле тән җәрәхәтләре алдв. Зыян күрүче балаларның күбесе 7-14 яшьлекләр (162 фаҗига). 7 яшькә кадәргеләр (89 һәлакәт), 14 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар белән бәйле 77 бәхетезлек очрагы теркәлгән.

Транспорт йөртүчеләр гаебе белән 215 юл фаҗигасе булды, аларда 7 баланың гомере өзелде, 232се төрле травмалар алды.

Пассажир балалар белән бәйле 134 бәхетсезлек очрагында 7 бала үлде, 149ы төрле җәрәхәтләр алды. Гомерләре өзелгән барлык балалар да махсус балалар утыргычы булмаган автомобильләрдә хәрәкәт иткән, иминлек каешы куелмаган булган. 25 июльдә Чистай районында көндезге уникеләр тирәсендә Лада автомобиле шоферы, юлның каршы як полосасына чыга һәм "Ваз" автомобиле белән бәрелешә. Фаҗигадә бер айлык баланың гомере өзелә. Сабый махсус автоурындыкка яткырылган булса, исән дә калган булыр иде.

Велосипедчы, мопед-мотоциклчы балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләре дә шактый. 47 һәлакәттә 2 велосипедчы бала үлде, 45е җәрәхәтләр алды. Мотоциклчы балалар белән килеп чыккан 4 фаҗигадә 1 баланың гомере өзелде, 3се төрле травмалар алды.

Кукмарада балалар катнашында 5 юл фаҗигасе булды, 1 баланың гомере өзелде, 4се тән җәрәхәтләре алды.

Нурсил МОРТАЗИН, ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы

фото: http://susanin.udm.ru/news/smallbusiness?month=09&year=2012&PAGEN_1=2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X