Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Игътибар - балалар!

Балалар катнашында килеп чыккан юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатында республикада "Игътибар - балалар!" акциясе узды. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең пропаганда бүлеге инспекторы Нурсил Мортазин сүзләренә караганда, акция кысаларында инспекторлар мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында, автотранспорт хуҗалыгында булып кисәтү-аңлату әңгәмәләре алып барганнар, ата-аналар, балалар белән очрашканнар. -Юл йөрү кагыйдәләрен белмәүче, аларны...


Балалар катнашында килеп чыккан юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатында республикада "Игътибар - балалар!" акциясе узды. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең пропаганда бүлеге инспекторы Нурсил Мортазин сүзләренә караганда, акция кысаларында инспекторлар мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында, автотранспорт хуҗалыгында булып кисәтү-аңлату әңгәмәләре алып барганнар, ата-аналар, балалар белән очрашканнар.
-Юл йөрү кагыйдәләрен белмәүче, аларны үтәмәүче 19 балага, кисәтү карточкасы тутырылып, үзләре укый торган мәктәпләргә җибәрелде. Рейдлар вакытында автомобиленә махсус балалар утыргычы урнаштырмыйча хәрәкәт иткән 20 шоферга, балага иминлек каешы куймаган 8 әти-әнигә беркетмәләр төзелде. Җәяүлеләргә юл бирмәгән 4 автомобиль йөртүче дә штрафка тартылды, - ди ул. - Таләп ителгән кагыйдәләр акция барган чорда гына түгел, һәрдаим үтәлсен, кечкенә пассажирларга карата аеруча игътибарлы булсак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X