Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Фоторепортаж: Адайда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан хоккей ярышы булды

Бозда Адай, Аш-Буҗи, Чишмәбаш, Вахит авылларыннан килгән дүрт команда очрашты

Бүген, 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Адайда хоккей ярышы булды. Бозда Адай, Аш-Буҗи, Чишмәбаш, Вахит авылларыннан килгән дүрт команда очрашты. Командаларны ЮХИДИ идарәсе начальнигы Фирдүс Фәхретдинов сәламләде. Ул аларга юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләде.

- Юлларда аяныч хәлләр һәрвакыт булып тора. Гап-гади кагыйдәләрне үтәмәү аркасында япь-яшь гомерләр өзелә. Шуңа күрә сак һәм игътибарлы булыгыз, - диде ул һәм килгән командаларга уңышлар теләде.

Фирдүс Фәхретдинов шулай ук уенда катнашучыларга стена календарьлары, яктылыкны кире кайтаручы значоклар өләште, ә иң ерактан килгән Вахит авылы командасына юл йөрү кагыйдәләре турында китап бүләк итте.

Уен бик мавыктыргыч барды. Бар командалар да яхшы әзерлекле иде. Җанаталарның "гол" дип кычкырып көч биреп тыруыннан авыл көне буе яңгырап торды.

Шулай ук хоккей мәйданчыгы янында пылау ашарга, тәмле коймаклар белән сыйланып, кайнар чәй эчәргә дә була иде.

Уен нәтиҗәләре буенча Аш-Буҗи авылы командасы беренче урынны яулады. Чишмәбаш - икенче, Адай - өченче, Вахит - дүртенче урынны алды. Командаларга грамота һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Ризилә КОРБАНОВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk