Электроскутерда хәрәкәт итү өчен укучыларга йөртү таныклыгы кирәкме: Кукмара Дәүләт автоинспекциясендә шул хакта сөйләделәр
Балага электроскутер сатып алырга җыенсагыз, тиешле таләпләргә игътибар итәргә кирәк.
Мәктәптә укучы улым электроскутер сорый. Моның өчен йөртү таныклыгы кирәкме?
Әминә, Кукмара
Сорауга район Дәүләт автоинспекциясеннән мондый җавап алынды:
— Йөртү таныклыгының категориясе аның техник характеристикасыннан тора. Әгәр электроскутерның двигатель көче 250 Ваттан күбрәк, тизлеге сәгатенә 25 чакрымнан арта икән, ул мопед дип санала. Аның белән идарә итү өчен «М» категорияле транспорт йөртү таныклыгы кирәк була. Таныклык 16 яше тулганнарга гына бирелә. Шулай ук «А» һәм «В» категориясе булганнар да руль артына утыра ала. Балага электроскутер сатып алырга җыенсагыз, тиешле таләпләргә игътибар итәргә кирәк.
фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев