Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

ЮХИДИ штрафларын 20 көн эчендә түләгән затларга 50 процент ташламалар каралачак

Тиздән Татарстанда җыелган бурычларын түләргә ашыкмаучы затларны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр. Шул ук вакытта тагын бер мөһим үзгәреш гамәлгә керә: ЮХИДИ штрафларын 20 көн эчендә түләгән затларга 50 процент ташламалар каралачак. Әлеге яңалыклар Татарстанның Хөкүмәт Йортында узган брифингта билгеле булды. Чара Татарстанның баш суд приставы Радик Ильясов һәм ЮХИДИ...

Тиздән Татарстанда җыелган бурычларын түләргә ашыкмаучы затларны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр. Шул ук вакытта тагын бер мөһим үзгәреш гамәлгә керә: ЮХИДИ штрафларын 20 көн эчендә түләгән затларга 50 процент ташламалар каралачак.


Әлеге яңалыклар Татарстанның Хөкүмәт Йортында узган брифингта билгеле булды. Чара Татарстанның баш суд приставы Радик Ильясов һәм ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов катнашында узды.

- Киләсе елның 15 гыйнварыннан башлап, суд приставлары бурычлы затларны машина йөртү хокукыннан вакытлыча азат итү мөмкинлеге алачак. Бу - машиналардан кала, су һәм һава транспортына да кагыла. Иң мөһиме: әлеге карарны кабул итү өчен бурычлы затның штрафлары 10 мең сумнан артыграк булырга тиеш, - дип ассызыклады Радик Ильясов үзенең чыгышында.

Бу турыдагы федераль законны Россия Президенты Владимир Путин 28 ноябрь көнне имзалаган. Әйтергә кирәк, канун тиешенчә эшләгән очракта, суд приставлары эшчәнлеге бермә-бер җиңеләячәк. Ник дигәндә, бүгенге көндә кемнең генә машина йөртү мөмкинлегеннән мәхрүм каласы килә икән? Өстәвенә, хәзерге вакытта суд приставлары карамагында түләнмәгән штрафлар буенча 1 миллионнан артыграк эш бар. Аларның 700 меңе физик затларга карый. Бурычлы татарстанлыларның 60 проценты машина йөртү таныклыгына ия икән.

Штраф түләнеп беткәнче...

Бурычлы зат машина йөртү хокукыннан күпмегә азат ителә соң? Әйтергә кирәк, әлеге вакыт белән бәйле чикләүләр юк. Иң мөһиме: ул штрафларын тулысынча түләп бетерергә тиеш.

- Шул ук вакытта башка чыгармалар да юк түгел. Беренчедән, яңа таләпләр мөмкинлеге чикле затларга һәм инвалидларны тәрбияләүчеләргә кагылмый. Икенчедән, әгәр бурычлы кеше өчен машина - акча эшләүнең бердәнбер юлы икән, ул шулай ук машина йөртү таныклыгын үзендә калдыра ала, - дип аңлатты Радик Ильясов.

Хәер, бу өлкәдә хәл ителергә тиешле проблемалар да юк түгел әле. Мәсәлән, бурычлы кеше машина йөртү хокукыннан ни рәвешле азат ителәчәк соң? Билгеле булганча, машина йөртү таныклыгын тартып алу һәм саклау хокукы бары тик ЮХИДИ идарәсендә генә бар.

- Без махсус чикләүләр генә кертәбез. Ә ЮХИДИ идарәсе вәкилләре машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән затны туктатса, транспорт чарасын штраф-паркингка озата. Ә йөртүче административ җаваплылыкка тартыла, - дип ачыклык кертте Радик Ильясов.

Рифкать Миңнеханов исә бу фикер белән тулысынча килешмәде, ахрысы...

- Әлеге яңа таләпләр буенча эшләү регламенты тулысынча билгеләнмәгән. Шуңа күрә сораулар күп. Тиздән барысы да ачыкланачак, - дип ышандырды җитәкче.

Ташламага лаек булыйм дисәң

Яңа елдан машина хуҗаларын тагын бер мөһим һәм сөенечле үзгәреш көтә. Әгәр дә алар ЮХИДИ штрафларын 20 көн эчендә түләргә җитешәләр икән, 50 процентлы ташламага лаек булачаклар.

- Хәзерге вакытта Татарстандагы ЮХИДИ штрафларының 99 процентын шул рәвешле түләп була. Хәер, чыгармалар да юк түгел. Болар - юл йөрү кагыйдәләрен икенче тапкыр бозу, кагыйдәләрнең исерткеч эчемлек кулланган хәлдәге йөртүче тарафыннан бозылуы һ.б.- дип ассызыклады Рифкать Миңнеханов.

Җитәкче сүзләренә караганда, агымдагы елның 11 аенда штрафларын вакытында түләмәгән затларга карата ЮХИДИ вәкилләре 21 мең административ эш ачкан. Нәтиҗәдә, судлар бурычлы затларны кулга алу буенча 5,5 мең карар чыгарган. 12,5 мең кеше штрафка тартылган, 464е - мәҗбүри эшләргә җибәрелгән.


Рәмзия ЗАКИРОВА

чыганак: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/51832-buryichlyi-mashina-hu%D2%97alaryi-%D2%97%D3%99ya%D2%AFleg%D3%99-%D3%99yl%D3%99n%D3%99-ala.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев