Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Акция төгәлләнде

    Шушы көннәрдә балигъ булмаганнар арасында юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатыннан уздырылучы "Игътибар - балалар!" акциясе төгәлләнде. Акция кысаларында полициянең ЮХИДИ, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре, рейдларга чыгып, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүче балаларны ачыкладылар, ата-аналар җыелышларында катнаштылар, балалар белән юлларда, транспортта үз-үзеңне тотуга юнәлдерелгән конкурс-викториналар уздырдылар. Автомобилен махсус балалар утыргычы белән...

    Реклама

    Шушы көннәрдә балигъ булмаганнар арасында юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатыннан уздырылучы "Игътибар - балалар!" акциясе төгәлләнде. Акция кысаларында полициянең ЮХИДИ, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре, рейдларга чыгып, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүче балаларны ачыкладылар, ата-аналар җыелышларында катнаштылар, балалар белән юлларда, транспортта үз-үзеңне тотуга юнәлдерелгән конкурс-викториналар уздырдылар. Автомобилен махсус балалар утыргычы белән җиһазландырмаган - 61, иминлек каешы куймаган - 25, җәяүлеләргә юл бирмәгән 44 машина йөртүче штрафка тартылды. Юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаучы 32 балага - ЮХИДИ хезмәткәрләре, 28 балага балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан кисәтү карточкасы төзелде. Шулай ук юлда тәртип бозган 17 велосипедчы тоткарланды. Өч мопедчы баланың әти-әнисе административ җаваплылыкка тартылды.
    Алда - кояшлы, матур җәй. Балаларның каникуллары хәвеф-хәтәрсез узсын, әти-әниләренә кайгы-хәсрәт китермәсеннәр иде. Тиешле тизлекне саклау, кечкенә пассажирларга карата игътибарлылыкны тагын да арттыру - һәркемнең бурычы булырга тиеш.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: