Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Үзара салымны сәдака дип ниятләп бирергә кирәк

Халыктан кергән шушы акчалар өчен ахирәт тормышыбызда безгә әҗер-саваплар килеп торачак.

Үзара салым акчасы җыюдан зарланучылар бар. Андыйлар шуны аңласын иде: үзара салым акчасы – ул сәдака, шуңа да аны ниятләп бирергә кирәк. Халыктан кергән шушы акчалар өчен ахирәт тормышыбызда безгә әҗер-саваплар килеп торачак. Әгәр кеше өчен файдалы әйберләр – юл, күпер, чишмә, мәчет, мәдрәсә, мәктәп төзесәләр, яки  агач утырту, зиратны карау башкарылса, хәтта дөм фәкыйрьгә ярдәм итсәләр дә, болардан халык файдаланган саен безгә савап булып ирешәчәк. Халыктан җыелган акчаны дәүләт дүрт тапкыр арттыра бит, бу бер дә начар түгел. Ләкин бик фәкыйрь, авыр тормышлы кешеләрдән үзара салым акчасын мәҗбүр итү дөрес булмас, бәлки аларның үзләренә ярдәм кирәктер.

Тагын шуны әйтәсе килә: район башлыгының тырышлыгы нәтиҗәсендә төбәгебездә яхшы үзгәрешләр булды. Минем кебек өйдә тормаган кеше аның хезмәт нәтиҗәсен күбрәк күрә. Еллар тыныч булып, алга таба да хаклык белән эшләргә насыйп булсын.

Нурсәйдә ГАЙФЕТДИНОВА 

фото: kukmor-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X