Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Урам юлы - урам көзгесе

«Кукмара» юл төзелеш-ремонт участогы эшчеләре элеккеге асфальт катламын салдырып, чистартып, бик сыйфатлы, заман таләпләренә туры килерлек итеп асфальт юл салдылар. Без урамыбыз халкы белән бу күренешне бик шатланып кабул иттек.


Язга аяк басуга урамыбызда күңелле мәшәкать башланды – «Кукмара» юл төзелеш-ремонт участогы эшчеләре элеккеге асфальт катламын салдырып, чистартып, бик сыйфатлы, заман таләпләренә туры килерлек итеп асфальт юл салдылар. Без урамыбыз халкы белән бу күренешне  бик шатланып кабул иттек. Чөнки инде күптәннән урам юлы начар хәлгә килгән иде.

Егетләр бик тырышып, бер минут та ял итмичә диярлек, кырмыскалар кебек эшләделәр. Аз вакыт эчендә никадәр эш эшләнде. Билгеле, үзара салым акчасына гына бу хезмәтне башкарып булмый. Аның өчен дәүләт ярдәме - махсус программаларның булуы кирәк. Һәм, әлбәттә, бу эш бик күп суммаларны таләп итә. Шуңа күрә булганның кадерен белеп, юлларыбызны саклап тотсак иде.

Юл төзү, күпер, мәчетләр салу элек-электән саваплы эш санала. Урамыбызны матурлап, аңа ямь өстәгәннәре өчен яраткан газетам аша район, шәһәр җитәкчелегенә, «Кукмара» юл төзелеш-ремонт участогы җитәкчелегенә, коллективына  рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә.  Тормышыбыз тыныч, имин булып, шушы ялт иткән юллардан озак еллар йөрергә насыйп булсын иде.
 

Гүзәлия ХӘКИМОВА,

Кукмара, Һади Такташ урамы

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk