Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Таксистларны кем тикшерә?

Нишләп ул машиналарга сүз әйтүче юк икән? Аларны кем тикшерергә тиеш соң?

Кукмарага кунакка кайткан саен, шәһәр урамнарын карап йөрергә яратам. Гел шуңа игътибар итәм: автобус тукталышында җиңел машиналар пассажирларны “автобус бәясенә” дип алып китәләр. Эш болайрак барса, Кукмара урамы буенча автобуслар йөрми дә башлар әле. Шоферлар һәм кондукторлар моңа бик борчыла, чөнки кешеләр саны кими, автобуслар буш йөри. Күпме кеше эшсез калырга мөмкин бит!? Бигрәк тә “Почта” тукталышында автобуска туктарга урын юк, такси машиналары тезелеп киткән. Нишләп ул машиналарга сүз әйтүче юк икән? Аларны кем тикшерергә тиеш соң?

Халыкка әйтәсем килә: утырмагыз андый машиналарга. Автобуслар йөрми башласа, сезне 20 сумга түгел, ә 100 сумга йөртәчәкләр бит. Алар үз кесәләрен генә кайгырталар, шуны аңласагыз иде.

Майбәдәр

фото: Taxibox.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk