Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Шәмсенур Гыймадиева: Агачларны кисмәгез

Һәрбер үсентенең галәмне кислородка баетуы турында да онытырга ярамый, ди Туембаш авылы яшәүче.

Безнең Туембаш авылында икенче ел рәттән су буенда үсеп утырган агачларны кисәләр. Әмма аларны харап итәргә беребезнең дә хакыбыз юк. Ул агачларны без, хәтта әти-әниләр дә утыртмаган. Аларга тормыш бирүчеләр – борынгы бабаларыбыз. Элеккедән калган яшеллекне бетерәсе түгел, ә, киресенчә, тагын да арттырасы иде. Һәрбер үсентенең галәмне кислородка баетуы турында да онытырга ярамый. Агач башларында утырган кошлар да хәзер өй түбәләренә кунаклады. Хәтта дин дә мондый гамәлләргә каршы килә бит. Авылдашларга шуны әйтәсем килә: әйләнә-тирәбезне саклыйк, мәрхәмәтле булыйк.

Шәмсенур ГЫЙМАДИЕВА, Туембаш

фото: архив/ kukmor-rt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk