Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Намус дигәнең юкка чыга бара

Репетиторларга һәр барган саен 500-600әр сум акча түлисе

Мин ике кыз тәрбияләп үстерәм. Олысы быел мәктәпне тәмамлый. Кая укырга керер - безнең алда шундый сорау тора. Бердәм дәүләт имтиханнарын әйбәт бирү өчен кызым репетиторларга йөри, һәрберсенә барган саен 500-600әр сум акча түлисе. Ә бит мин яшәү минимумы гына түләнә торган  ике эштә эшлим. Акчаны ничек җиткерергә кирәк? Без укыганда бушлай факультативлар бар иде, дәресләрдән соң калып, өстәмә рәвештә шөгыльләндек. Ә хәзер укытучылар мәктәптә генә түгел, өйләрендә дә акча эшли.

Ә табиблар ни кылана? Түләүле гинекологка бардым. Кабул итү – 450 сум, ике мазокны башка кабинетка анализга илттем – 560 сум, бу анализлар белән кабат табибка кердем – 300 сум. Кая барабыз, кайда рәхимлелек, намус дигәнең?

Быелгы чыгарылыш укучысының әнисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk